Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
7 декабрь 2025, 20:42

Меренгалы лимон пирогы

МЕРЕНГАЛЫЛ ЛИМОН ПИРОГЫ 

Меренгалы лимон пирогы
Меренгалы лимон пирогы

Кирәк: 500 г уалучан камыр 500 г шикәр комы 4 данә йомырка 50 г майлы он валчыгы 1 лимон.

Уалучан камыр өчен: 200 гатланмай, 2 йомырка 100 г каймак 150 г шикәр комы 10 г көпшәкләгеч 600 г он.

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Уалучан камырны, кырыйларын күтәртеп, табаның төбенә җәеп салабыз. Меренганы әзерләү ысулы: йомырканың агын шикәр белән күпертеп туглыйбыз. Лимон белән шикәрдән татлы катнашма әзерлибез һәм меренгага өстибез, ипләп кенә болгатабыз.

Әзер массаны камыр өстенә җәябез, майлы он валчыгы сибәбез (50 гатланмай, 2 аш кашыгы шикәр комы һәм 4 аш кашыгы онны бертөрле валчык хәленә җиткәнче yарга).

1 сәгать дәвамында 90 °С кызулыктагы мичтә пешерәбез.

Табынга бирү: лимон һәм җиләк-җимешләр белән матур итеп бизәп, өлешләп кисәбез һәм табынга чыгарабыз. 

Чыганак:Татар гаиләсенең рецептлары

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас