250 кайнаган җылы су яки сөт,
130 г сыек май;
1 йомырка
2 аш к майонез;
Тозны чамалап инде;
Онны да камыр уртача катылыкта булырлык итеп салабыз.Кулга ябышмый башлаганчы басабыз да, пакетка тыгып 30 мин ка суыткычка куеп үзләндерәбез
Бу камыр төбенә җәергә, капкачын, бизәген,өстенә ябарга юрганын ясарга җитәчәк. Минем табам зур,30 см лы!Үзегезгә кирәк кадәр киметә аласыз. Ясаганда камыр 5 өлешкә бүленә: иң зуры төбенә,калган 3 кисәге бертөрле зурлыкта,бөкесенә кечкенә түгәрәк кирәк була
Эчлегенә төрле итләрне кушсаң, тәмле инде:үгез,каз, үрдәк, Кемдә нәрсә бар!
Кара борыч,тоз,лавр яфрагын төеп (яратсагыз) саласы!2сәг пешә минем зур табам.Бәлешнең төбен кечкенә рюмка белэн тишәм .Тишмәгән очракта ярты сәгатькә озаграк пешә
Рецепт Рамзия Ахмадуллина