Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 ноябрь 2025, 17:07

Аш серкәсеннән башка кәбестә тозлау

Мин кәбестәне әчетеп тозлыйм.

Аш серкәсеннән башка кәбестә тозлау
Аш серкәсеннән башка кәбестә тозлау

Аш серкәсе белән әзерләнгән ризыкны бар кешенең дә ашказаны кабул итмәскә мөмкин. Тозлау өчен ак башлы, тыгыз кәбестә алам. Саламлап тураган 1 кг кәбестәгә 25 г тоз, артык зур булмаган уылган кишер, 1 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем укроп орлыгы салып, суы чыкканчы уам. 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, өстен япмый гына табакка утыртып куям. Суы бүленеп чыга башлагач, агач кашыкнын сабы белән баскалыйм, тозлык шулай итеп кире банкага төшеп бетә. 3 көн бүлмә температурасында тотам. Ул вакытта тозлык – бүленеп чыккан суы кайнамый башлый. Аннары салкынча урынга куям. Мичкә тәгәрәткән вак бәрәңге белән тәмлелеген белсәгез! Көз, кыш айлары өчен менә дигән витамин.

Зифа Гарипова рецепты

Чыганак: https://vk.com/wall-108059954_29921

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас