Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 ноябрь 2025, 11:36

Холодец рецепты

Ите күбрәк, шулпасы әзрәк булды, балалар яратканча, тотымлы ашарга, Фәрит минем дерелди торганны яратада, ярар, ашар.

Холодец рецепты
Холодец рецепты

Бүген эш эшләмәдем дип әйтер идем, төнгә каршы холодец ясап куйдым. Эш дип инде эш түгел инде ул, газга сөягеңне юып салсаң кайный да кайный шунда, ите сөягеннән аерылганчы кайнатам. Кайнаганда әлбәттә әкеренгә генә кайнатам, шулпа кайнаганда салам башы белән кабыклы килеш суган,тоз, кишер, түгәрәк борыч. Аннан инде бар нәрсәне дә алам, шулпаны сөзәм, итләрне аралап үткәрәм иттарткычтан я инде изгәләп кенә салам. Мин балалар, бабай булгач иттарткычтан үткәрәм, кем ничек ярата, шулай эшләгез., ит үткәргәндә бер баш суган дв үткәрдем. Шулпага шушы массаны салып кайнатып алам, лавр яфрагы салып алам, күбеген җыям.. Аннан инде савытларга гына салганда сарымсак сыгып салам. Булды, бетте.. Минеке шулай..


Төрлесе төрле савытта, нинди эләкте, савытлар төрле җирдә йөри, барысы бергә бик сирәк җыела миндә савыт, то балалар, то кунакта.
Кемнәр ничек ясый, яратасызмы дуслар. Иии элек әби ясаган истә, бозау тәпиен өтеп, аны кыра кыра юалар, аннан 4 тәпине дә сала иде микән, иии бөтен савыт саба тулар иде холодец белән. Бу күбрәк язга таба эшләнелә иде, рәхәт чаклар. Шулай бит!

Чыганак: https://vk.com/m_maryam

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас