Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 ноябрь 2025, 11:42

Үрдәк һәм каз муеныннан тутырма ясау ысулы

Үрдәк һәм каз муеннарыннан тутырма ясыйлар икән, кызлар-егетләр! Шуны яңа белдем.Ә сез белә идегезме? Шаккаттым!

Үрдәк һәм каз муеныннан тутырма ясау ысулы
Үрдәк һәм каз муеныннан тутырма ясау ысулы

Эш тәртибе:

Муенны җәрәхәтләндерми һәм ертмый гына кисеп алырга. Бик җайлы чыга икән тиресе, сөяк өлеше кала.

Аннары үрдәк, каз эчлеге, патрахасын иттаркычтан чыгарырга, майлы эчәкне дә юып кушарга була. Суган, сарымсак, Адыгей тозы, төелгән кара борыч кушып, фаршны суккалап, болгатып, бер массага әверелдерергә.

Дөге бурттереп кушсагыз ярый. Эчәге формасындагы муен тиресенә әлеге массаны тутырып, ике башын тегәргә. Майларын алмаска. Ясыйбыз әле быел, бик тәмлегә ошаган!

Таския Вагизова

Чыганак: 1001киңәш

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас