Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
21 ноябрь 2025, 10:37

Яңа ел табынына тагын бер салат рецепты

Сезнең кесәгә тагын бер салат рецеп, хөрмәтле  подписчиклар

Яңа ел табынына тагын бер салат рецепты
Яңа ел табынына тагын бер салат рецепты

Кирәк булачак 
Барлык азык-төлекләр дә чама белән алынды.
Тавык ите (кайсы өлеше дә ярый)
Сыр
Кара җимеш (төшсез)
Йомырка
Кишер по-корейски
Грецкий орех (вакланган)
Сарымсак
Майонез.

Эшләү тәртибе????‍????
Тавык итен тозлы суда пешереп алабыз. Суынгач шакмаклап турыйбыз.
 Кара җимешне 10 минут җылы суда тотабыз. Җимешләрне кортып озынчага турыйбыз.
Йомырканың агын сарысыннан аерып, вак угычтан икесен ике савытка уабыз.
Угычтан уылган сырга, сарымсак, майонез салып болгатабыз.
Кишерне по корейски әзрәк ваклыйбыз һәм вакланган чикләвек белән болгатабыз.

Сай тәлинкәгә салатны катлап җыябыз.
Кара җимеш, майонез.
Тавык ите, майонез
Кишер белән болгаткан чикләвек.
Сырлы масса.
Йомырка агы, майонез.
Йомырка сарысы.
Салатның өстен яшел үләннәр белән бизәргә була.

Карап торышка бик катлаулы үренсә дә, ясый башлагач бик тиз ул дусларым ????

Рецепт @khaievagulnaz 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас