Файдалы киңәшләр
19 Ноября 2025, 05:21

Җимешле тавык рулеты

Яңа ел табынына эшләрбез. Саклап куйыйк!

Җимешле тавык рулетыҖимешле тавык рулеты
Җимешле тавык рулеты

Кирәк 

  •  уртача зурлыктагы бер тавык; 
  •  15–20 данә төше алынган   караҗимеш; 
  •  2 чәй кашыгы аджика; 
  •  2-3 тырнак сарымсак; 
  •  ярты чәй кашыгы тоз; 
  •  кашык очында гына кара борыч.

Рулетны караҗимеш белән генә түгел, болгар борычы, кореяча кишер, әстерхан чикләвеге белән дә әзерләргә мөмкин. Кайсы вариант та бик тәм­ле була.

 Эш барышы 

Тавыкны юып, яртылаш канатын, кой­рык бизен кисеп ташлыйбыз һәм түшеннән тотынып, тавык итен сөяген­нән аралыйбыз. Моны тавыкның тиресен ертмыйча гына башкарырга кирәк. Рулет өчен кибеттән алган яшь чебеш ите яхшырак. 

Сөягеннән араланган итне тактага җәеп салабыз. Тиресе аста кала. Түш итен юкартып кисеп, тиресе күренеп торган, ите юкарак булган урыннарга каплыйбыз.

Итне чүкеч белән тапап йомшартабыз.

Тапаган иткә тәменчә тоз һәм кара борыч сибәбез.

Юка гына итеп аджика ягабыз.
Аны яратмасагыз, якмаска да мөмкин, ләкин аджика белән тәмлерәк.

Сарымсакны пресстан чыгарып яки вак угычтан уып ит өстенә сибәбез.

Төше алынган һәм яхшылап юылган караҗимешләрне бер-берләренә терәп, тавыкның муен ягына бер генә рәт итеп тезеп чыгабыз.

Итне караҗимеш тезелгән ягыннан тотынып, тәгәрәтеп төрәбез. Мөмкин кадәр тыгызрак итеп төрергә тырышыгыз.

Җиңсәне 40 см озынлыгында кисеп алып, урталай ярабыз. Шуңа рулетны куеп, тыгызлап төрәбез. Баш-башла­рын һәм уртадан ике җиреннән бәй­либез, берничә җиреннән тишкәли­без.

Рулетны табага куеп, таба төбенә 1,5 см булганчы су салабыз һәм 180 градуслы мичтә 50 минутлап пешерәбез.

Мичтән алгач, тәмам суынып беткәнче, өстенә сулы банка яки сулы кәстрүл куеп торабыз. 

Суынган рулетларны 1,5 см калынлыгында кисеп, яшелчәләр белән бизәп табынга чыгарабыз.

Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын!

 

 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас