Файдалы киңәшләр
16 Ноября 2025, 15:59

Кабызылган ут белән йокламагыз!

Зыяны бар икән...

Ясалма фәһем.Ясалма фәһем.
Фото:Ясалма фәһем.

Ясалма яки табигый яктылык белән йоклаган очракта йөрәк өянәге хәвефе ике тапкырга арта. SHOT Телеграм-каналы табиблар уртаклашкан шаккатыргыч статистика турында язган.

Ут янып торган бүлмәдә йоклау йөрәк-кан тамырлары системасына шактый зыян салырга мөмкин. Медиклар моны яңа тикшеренүләргә нигезләнеп сөйли. Әгәр ут якты янган бүлмәдә иртәнге алты сәгатькә кадәр йокласаң, йөрәк җитешсезлеге ихтималы – 56, ә йөрәк өянәге хәвефе 47 процентка  арта. Бу вакыт аралыгында йокы гормоны мелатонин бүленеп чыга, ә якты ут гормон бүленешенә комачаулый, аны баса.  

Тулысынча караңгы булмаган  бүлмәдә йоклау кортизол (аны стресс гормоны дип тә йөртәләр) дәрәҗәсен арттыра. Моның нәтиҗәсе – югары кан басымы һәм ялкынсынган кан тамырлары, ди белгечләр. Киңәшләр: кабызылган телевизор, лампалар белән һәм башка яктылык чыганаклары булганда йокламаска, шулай ук яктылыкны үткәрми торган блэкаут тәрәзә пәрдәләре алырга, алар мелатонин бүленешенә, каты йокыга һәм артык яктылыктан саклану исәбенә кәеф яхшыруга ярдәм итә. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас