Файдалы киңәшләр
27 октябрь 2025, 06:54

Хәлне ничек яхшыртырга?

Хәлне яхшыртуның җиңел юлы ачыкланган

Хәлне ничек яхшыртырга?Хәлне ничек яхшыртырга?
Хәлне ничек яхшыртырга?

Хәтта җиңел физик активлык та икенче көнгә үк кеше хәлен сизелерлек арттырырга яхшыртырга сәләтле. Мондый нәтиҗәгә Арлингтондагы Техас Университеты тикшеренүчеләре Монэш университеты (Австралия) хезмәттәшләре белән бергә килгән.

Нәтиҗәләр psychology of Sport and Exercise журналында бастырылган. Тикшеренүдә атна дәвамында активлык трекерлары йөрткән 350 дән артык яшь кеше катнашкан. Галимнәр йокы, физик йөкләнеш һәм утырып үткәргән вакытның икенче көнне кәефкә һәм энергиягә ничек тәэсир итүен анализлаганнар.

Хәтта 30 минут җиңел активлык, мәсәлән, урамда йөрү, җыештыру яки өйдә кыска вакытлы хәрәкәт итү дә, тулысынча утырган көн белән чагыштырганда, күтәренке кәеф дәрәҗәсен сизелерлек арттырган булып чыккан.

 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас