Файдалы киңәшләр
26 октябрь 2025, 17:15

Кабактан кәнфит

Кабактан нәрсәләр ясыйсыз, дусларым? Кабак кәнфите болай ашарга да тәмле, кабып чәй эчәргә дә була. 

Кабактан кәнфитКабактан кәнфит
Кабактан кәнфит

1 кг кабак, 500 г шикәр комы, 1/3чәй кашыгы лимон кислотасы, 1әфлисунның согы һәм кабыгы, теләк буенча 1 таяк дарчин (корица), мин салмадым. Өстенә сибү өчен шикәр пудрасы. Кабакны шакмаклап турарга. Шикәр комы сибеп болгатырга һәм төн буе тотарга.

1 әфлисунның согын һәм кабыгын салырга, лимон кислотасы өстәргә. Дарчин да салырга була, ул кабак тәмен бетерә, мин салмадым, чөнки корицаның тәмен яратмыйм.

5 минут кайнатырга, кашык белән болгатмагыз, төбенә утырмасын өчен әледән-әле кәстрүлне аз гына селкетеп җибәрү җитә. Капкачын каплап суытырга. Шулай өч тапкыр кабатларга. Йомшарган кабакларның согын саркытырга.

Пешкән кабакларны пергамент (силиконлы пергамент алыгыз) җәелгән аслыкка тигезләп салырга һәм 120 градус кызулыктагы духовкада киптерергә.

Мин электр киптергечендә киптердем. Әзер цукатлар өстенә шикәр пудрасы сибеп, коры банкага яки капкачы ябыла торган контейнерга тутырып куясы гына калды.

Чыганак:Бакча

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас