Файдалы киңәшләр
24 Октября 2025, 05:28

Тамак авыртмасын дисәгез бу ысулны кулланыгыз

Көз - төрле чир, вируслар вакыты. 

Тамак авыртмасын дисәгез бу ысулны кулланыгызТамак авыртмасын дисәгез бу ысулны кулланыгыз
Тамак авыртмасын дисәгез бу ысулны кулланыгыз

Бу чорда күпләр тамак шешүе белән интегә. Шушы ысул бик файдалы. 

"Бер савыт теш порошогына 1чәй калагы чәй содасы, 1 чәй калагы вак(экстра) тоз, 1 таблетка трихопол( ваклап) мин 2 таблетка салдым. Кич йоклап алдыннан тешләрне чистартып, тамакны чайкап ятам. Ис тә бетте, тамак авыртулары, анкау канаулары да юкка чыкты. Баштагы мәлдә иртә, кич чистартырга. Ничә ел инде. Ясаган порошогым гел полкада тора. Тамагым кытыклана башлауга шуның белән чистартам, тамак шешми узып китә.

Элек ЗОЖ гәзитеннән алынган рецепт бу. Файдаланып карагыз, шифасы булачак", - дип язган Миләүшә "Сәламәтлек. Киңәшләр" төркемендә. 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас