Файдалы киңәшләр
19 октябрь 2025, 10:20

Яман шештән елан көпшәсе файдалы

Бу авыруның кайдан килеп чыгуының сәбәбе трихомонада микроорганизмының “эше” диләр. 

Яман шештән елан көпшәсе файдалыЯман шештән елан көпшәсе файдалы
Яман шештән елан көпшәсе файдалы

Иммунитеты кимегән организмда трихомонадалар күбәеп китеп, кан юллларына керәләр, шуннан үзләренә иң уңайлы урын табып, шунда гаилә корып, күмәгәйеп йомгакланалар, һәм шеш барлыкка килә. Операция белән алган шешне микроскоп белән карасалар - эче тулы шул трихомонада таякчыклары. Әгәр шеш операциягә чаклы өлгереп, организмда шартласа, теге таякчыклар кан тамырлары буенча бөтен тәнгә таралалар да, метостаза барлыкка килә. Ул чакта операция ярдәм итми. Шеш ике төрле була: башы тышта булса, шеш өлгергәч, эрене чыгып, ул тиз төзәлә, ә инде башы эчтә булса, эрене тәнгә таралып, кеше үлә. Елан көпшәсе үләне файдалы. Ул үлән безнең чуплекләрдә, авыл тирәсендә, елга буенда тулып үсә. Елан көпшәсе ( Болиголов )– агулы үлән. Аны петрушка дип ашап агуланучылар да бар диләр. Шуна күрә аны тамчылап кына эчәләр. Ул үлән янында озаграк торсаң, исенә башың авырта башлый.

Елан көпшәсе төнәтмәсе әзерләү.

Июль урталарында елан көпшәсенең яшел орлыкларын (әзрәк чәчәкләрен дә кушсаң була) үләннең камышын борып, 75 градуслы спирт салган банкага кайчы белән кыркып җыярга. Банканы орлык белән тутырасы. Өч атнадан соң сөзеп алырга. Кипкән үләндә файдалы мәтдәләре калмый, өзгәчтә 15 минутта алар очып бетә. Ничек эчәргә?

Профилактика өчен 1:45:1 схема буенча эчәргә. 30-100 мл. суга (суның күләмен жайлап күбәйтергә, мәсәлән 30-45 тамчыга җиткәч - 100 мл.) . Төнәтмәне һәр көн бер тамчы кушып 45 ка житкерергә дә, аннан соң һәр көн бер тамчыга киметергә.

Бу даруны ач көе, иртәнге ашка бер-ике сәгатъ алдан эчәргә кирәк.

Ә яман шеш булса, операциядән соң, химия үткәч эчәргә кирәк. Шулай ук иртүк ач ашказанга эчәргә. Өстә килтерелгән ысул белән өч курс үтәргә, курс араларында ике ай ял итәргә.

Елда кабатлап торсаң яхшырак. Шуны онытмаска кирәк: һәрбер авыруны дәвалаганда (бигрәк тә каты авырганда) Аллаһка мөрәжәгәт итәргә, дога кылырга, ашау ягын тәртипкә салырга (аерым туклану), эчәкләрне тазартырга һәм күңелеңне гел яхшылыкка юнәлтергә кирәк.

Чыганак: Саулык. Халык медицинасы вк челтәре

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас