Файдалы киңәшләр
15 октябрь 2025, 04:51

Төче камырдан бик тәмле алма бәлеше пешерү ысулы

Бик тәмле, авызда эри торган бәлеш.

Төче камырдан бик тәмле алма бәлеше пешерү ысулыТөче камырдан бик тәмле алма бәлеше пешерү ысулы
Төче камырдан бик тәмле алма бәлеше пешерү ысулы

Камыр: 500г катык, 2 аш кашыгы майонез, 0,5 стакан сыек май, 1 чәй калагы сүндерелгән сода, 2 йомырка, тәменчә тоз һәм шикэр комы.

Йомшак камыр басып, ял иттергән арада эчлек әзерләдем. Алманы әрчеп, юка телемнәргә турадым.

Камырны юка итеп җәеп табага салгач, крахмал сиптем, алманы тигезләп тараттым, шикәр комы һәм эретелгән ак май сибеп, кыздырылган духовкага тыктым.

Бәлешнең өстенә әзрәк шикәр сиптем.
Яңгырлы көнне чәй эчәргә бик тәмле ризык булды.

Рецепт авторы: Резедә Фазылова

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас