+24 °С
Яңгыр


Мин 5 кг кабактан ясадым. Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлеп, мискә салдым.. Шуның өстенә 11 литр салкын су салдым, кайнап чыкканда 6 апельсинны мясорубкадан үткәреп салдым. Кайнады. Кабаклар пешкәч, изелә башлагач 1 кг 100 гр шикәр комы салдым, кайнаттым. Сүндереп вак дуршлаг аркылы сөздем дә 2 аш калагы тулар тулмас лимон кислотасы салып кайнатып чыгардым, күбеген җыйдым, стериль банкага тутырдым.
Чыганак: 1001 киңәш