Файдалы киңәшләр
26 сентябрь 2025, 07:24

Какланган каз

Каклаган каз

Какланган казКакланган каз
Какланган каз

Яхшылап тазартылган, чиста итеп юылган каз эченә тоз тутырыып, тозга күмеп куялар.Шул килеш айга якын салкында саклана. Бер ай вакыт узгач, эчендәге тозын алалар, тышкы ягын да яхшылап чистарталар (юарга ярамый!!!).Тоздан алу вакыты яз айларында булса (март-апрель), көя төшмәсен өчен, бераз ыслап алу яхшы.Тоздан чистарткач, күләгә җиргә элеп куялар.Каз астына, тамган май җыелу өчен савыт куярга онытмагыз, шактый гына мае ага.Берәр ай эленеп торгач, каклану җиткән, ашарга яраклы була.

Алга таба сакларга уйласагыз, шушыннан соң полиэтилен белән төреп куегыз, юк исә артык кибеп китүе мөмкин.

Чыганак: Иң шәп рецептлар

Автор:
Читайте нас