+21 °С
Болытлы


Камыры бодай оныннан гына түгел, аңа кукуруз оны да кушыла, ә пешеп чыккач, алтынсу төскә кереп, көпшәкләнеп тора. Бер-берсен тулыландырып торган искиткеч эчлеге дә икәү. Кабак белән алма да, дарчин да берсен-берсе тулыландыра. Ә хуш исле ваниль белән эремчекле эчлек «Цветаевский пирог»ын хәтерләтә. Әле алай гына да түгел, буй-буй булып, матур итеп пешеп чыга һәм өстәвенә бик тә аппетитлы! Вакытны күп алса да, нәтиҗәсен күргәч, үкенмәссез... бик тәмле! Чыганак: Сөембикә