

Элек-электән салкын тигәндә баллап җылы сөт эчү ютәлдән булыша диләр иде. Әмма халык медицинасының бу дәвалау чарасы вакытлыча гына ютәлне җиңеләйтергә мөмкин, әмма ул вируслы инфекцияне җиңәргә булышмаячак, ә кайсыбер очракларда хәтта аның көчәйтергә дә мөмкин, дип кисәтә Росбиотех университетының җәмәгать туклануы индустриясе, кунакханәләр бизнесы һәм сервис кафедрасы доценты Дмитрий Быстров.
“Көчле ютәлдә һәм каккырк күп булган очракта җылы сөт лайланы авырайтырга мөмкин, шуңа хәлегезнең начараюын сизсзәгез, мондый эчемлектән баш тарту хәерлерәк булыр, – ди Быстров. – Аллергия һәм кире күрсәтмәләр булмаса, җылы сөт белән бераз балны тамакны тынычландырыр һәм йокыны яхшыртыр өчен сиптоматик чара буларак кулланырга мөмкин”.
Шул ук вакытта, халык медицинасы чарасы табиб билгеләгән дәвалауны алмаштырмый, ди Быстров. Бизгәк вакытында сөт белән балдан баш тартып, суга яисә каты булмаган чәйгә өстенлек бирү яхшырак булачак.
“Баллап сөт эчүдән соң ютәл көчәйсә, тын кысу, тәндә тимгелләр яисә башка хәвефле симптомнар барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итегез”, – дип киңәш бирә Дмитрий Быстров.
Чыганак: lenta.ru