Файдалы киңәшләр
13 сентябрь 2025, 17:54

АЛМАДАН КАК КИПТЕРҮ

Алманы пешереп пюре ясыйбыз.

АЛМАДАН КАК КИПТЕРҮАЛМАДАН КАК КИПТЕРҮ
АЛМАДАН КАК КИПТЕРҮ

Пюрены куе итеп ясасагыз, как калынрак килеп чыга. Мин гадәттә сыек итәм, шулай ошый. Пюрены да ситодан чыгарганны яратам, балалар да ярата шулай. Дуршлагтан чыгарсаң тупасрак килеп чыга. Как ясауның өч ысулын кулланам. Элекке ысул. Кәстрүлгә су салабыз, су 1/3 ен тәшкил итәргә тиеш. Табаның төбе суга тиеп тормасын. Табаны кәстрүлгә утыртабыз. Таба җылынгач, бер тапкыр гына майлыйм. Пюрены салганчы табаны каты итеп кайнатмыйча, акрын утта тотасы, 1 сәг - 1 сәг 20 минутта әзер була, пюре сыек булганда. Газның духовкасында. Газны ачып, духовканы җылытам, җылынгач, пюреле табаны тыгам. Градусны минимальныйга куям, беренче ысулга караганда озаграк кибә. Табаны әйләндергәләп торам, духовканың ишеген бераз ачыбрак куям. Якынча ике сәгатьтә әзер була. Махсус киптергечтә (Сушилка) Пластмасс поддонны бераз майлыйм. Пюрены поддонга салгач, сушилканы 65 - 70 градуска куеп, кабызам. 6 поддонлы сушилка якынча 6,7 сәгаттә киптерә. Какны саклау: Әни гадәттә какны пергаментная бумага төреп, салкынча җирдә саклый. Миләүшә Фәрхетдинова блогыннан Чыганак: https://vk.com/wall-126625242_5049

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас