

Кирәк булачак:
Помидор – 1 кг,
Болгар борычы – 3-4 данә (350 гр),
Суган – 2-3 данә (300 гр),
Базилик – 90 гр,
Укроп – 60 гр,
Петрушка – 50 гр,
Сарымсак – 5-6 тырнак,
Тоз – 1 аш кашыгы,
Шикәр – 1,5 аш кашыгы,
Вакланган кориандр, кара борыч – үзегез ничек яратасыз шулкадәр,
Көнбагыш мае – 80 мл,
Уксус 9% – 1 аш кашыгы. Бу ингредиентлардан 3 банка 0,5 литрлы соус чыга.
Эш барышы: Помидор, болгар борычын һәм суганны блендерда ваклыйбыз яисә иттарткыч аша чыгарабыз. Тоз, шикәр кушып, плитәгә уртача утка куябыз. Кайнап чыккач, 30-35 минут пешерәбез.
Базилик яфракларын (яшелен дә, көрәнен дә алырга мөмкин) сабагыннан аерабыз да ваклыйбыз. Петрушка белән укропны да шулай ук. Соусыбыз 30-35 минут дәвамында кайнап, куергач, вакланган сарымсак, кара борыч, кориандр һәм яшел тәмләткечләрне (петрушка, укроп, базилик) салабыз. Искә алыгыз, бу яшел тәмләткечләрне азрак салсагыз да була, алар соуска үзгә бер тәм бирә. Яхшылап болгаткач, 10 минут пешерәбез. Ахырда көнбагыш мае белән уксус кушып, стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкачлар белән каплыйбыз.