Файдалы киңәшләр
12 сентябрь 2025, 06:28

Баклажаннан кайнатма рецепты

Кышкылыкка банкалар ябып беттегезме әле?

500 грамм баклажанны  озынчалап турарга да, чеметем тоз сибеп, читкә куеп торырга.

Шул арада сироп кайнатабыз. Моның өчен 500 грамм шикәр, 200 грамм су алабыз. Кайнап торган үтә күренмәле сиропка юылган һәм сак кына сыгылган баклажаннарны кушабыз, массага  1,5 грамм ванилин, 5 данә канәфер, 2 аш кашыгы лимон суты өстибез. Кайнап чыкканнан соң баклажаннарны 15 минут кайнатабыз. Сүндерәбез. Капкач белән каплап, кайнатманы суытабыз. Икенче тапкыр да нәкъ шул вакыт дәвамында кайнатабыз.

Кайнатманы кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкачлар белән ябабыз.


Читайте нас