Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
11 сентябрь 2025, 22:14

Гөмбә маринадлап алыйк

Быел гөмбә шәп диләр...

Гөмбә маринадлап алыйк
Гөмбә маринадлап алыйк

Башта гөмбәләрне юып, 20 минут тозсыз суда пешереп алам. Аннары маринад әзерлим. Аның өчен 1 л суга 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы серкә, 2 аш кашыгы үсемлек мае салып кайнатам. Аннары аңа 2 дәфнә яфрагы, 6 данә түгәрәк кара борыч, 2 тырнак сарымсак салып кайнатып чыгарам. Чайкап алынган гөмбәләрне әлеге маринадка салып, 10 минут пешерәм дә стерильләштерелгән банкаларга тутырам.

Зөлфия Дәүләтова рецепты

 

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас