

Бәрәңге уңышын җыеп алырга атна чамасы алданрак сабакларын чабып яки урып чыгу киңәш ителә. Авыру таралмасын өчен сабакларны 5 процентлы бакыр купоросы эремәсе яки минераль ашлама сыекчасы белән эшкәртү кирәк.
Бәрәңгене сакларга куяр алдыннан 10-15 көн дәвамында салкынча, ышык урында тоту мәслихәт. Кояш нурлары үтеп, йомшармасын өчен, бәрәңгене ни белән булса да томалыйлар. Ачык урында калып, йомшарган бәрәңгегә агулы матдәләр тупланырга мөмкин. Бәрәңгеләрне мөмкин кадәр җентекле итеп аралап, чирле яки черегәннәреннән арындыру мөһим.
Черү ихтималын алдан белү өчен кайберәүләр полиэтилен пакетка 10-20 бәрәңге салып, ике атна тота. Әгәр бу вакыт эчендә яхшы сакланган булса гына, бәрәңгене кышлыкка калдырып була.
Бәрәңге базы, идән асты яки башка төр саклау урыннарын 10 литр суга 200 грамм аш тозы салынган сыекча, агач диварларны известь белән эшкәртеп чыгу да бәрәңгенең сакланышына яхшы тәэсир итә. Саклау урыны җиңелчә җилләтелергә һәм һава температурасы 4-6 градустан артмаска тиеш.
Быел черү ихтималы күбрәк булганга күрә, базга салыр алдыннан 100 килограммга 200 грамм исәбеннән бәрәңгегә акбур оны яки цемент сиптерергә мөмкин, ди белгечләр.
фото чыганагы: https://yandex.ru/images/search?lr=101189&source=serp&stype=image&text=картофель%20фото%20в%20огороде