

Кирәк булачак:
Ташкабак – 3 кг,
Татлы борыч – 1 кг,
Помидор – 1 кг,
Сарымсак – 12-15 тырнак,
Петрушка – 100 гр,
Кара борыч – 12-15 борчак,
Хуш иле борыч – 4-5 борчак,
Тоз – 75 гр,
Шикәр – 150 гр,
Уксус 9% – 100 мл,
Көнбагыш мае (иссез) – 250 мл.
Шушы күләм яшелчәләрдән 4,5 л лечо чыга.
Ташкабакны шакмаклап турыйбыз. Кабыгы каты булса, әрчибез. Татлы борычны да шакмаклап турыйбыз. Помидорны эре кисәкләргә бүлгәлибез дә, сарымсак һәм петрушка белән бергә блендерда (иттарткыч аша чыгарырга да мөмкин) ваклыйбыз. Килеп чыккан массага тоз, шикәр, кара борыч, хуш исле борыч, көнбагыш маен, уксус күләменең яртысын кушабыз. Яхшылап болгаткач, кәстрүлгә туралган татлы борыч һәм ташкабакны салабыз. 15 минут чамасы узгач, ташкабак сусыллана һәм аның күләме бераз кими. Сак кына болгатабыз да, кайнап чыккач, газ утын киметеп, бер сәгать кайнатабыз. Яшелчәләрне тушить иткәндә, 2-3 тапкыр болгатабыз. Пешү вакыты тәмамланыр алдыннан калган уксусны салабыз, болгатабыз һәм 2-3 минуттан лечоны сүндерәбез. Кайнар килеш стерилизацияләнгән банкаларга салып, тимер капкачлар белән каплыйбыз. Шуны да әйтергә кирәк, пешеп чыккач кына бу лечо ул кадәр үк тәмле булмый. Ә менә ике атналап вакыт үткәч, телне йотарлык була! Ташкабакларыгыз калган булса, ясап карагыз!



