

Быел алманы кая куярга да юк. Компот та яптык, киптердек тә, как та ясадык, варенье, джем, пюре кайнаттык, ә ул һаман бетми! Алма бәлеше өчен эчлек тә әзерләп карагыз әле, дуслар!
Безгә кирәк булачак: 3 кг алма, 800 гр шикәр комы.
Алмаларны юып, киптереп, уртасын алып, зурлыгына карап бүлгәлибез (ким дигәндә 8 өлешкә, алмалар зуррак булса, артыгракка).
Эмаль савытка туралган алмаларны салып, өстенә шикәр комы салабыз. Шикәр эрегәч, бу массаны утка куеп, кайнатып чыгарабыз, 2, күп дигәндә 3 минут кайнатыбыз һәм стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкачлар белән ябабыз. Кышын бу алмадан искитмәле тәмле һәм сусыл пироглар пешерергә була. Сиробыннан морс ясап эчәргә мөмкин. Алманы озак кайнату кирәкми, чөнки артык йомшарса эчлек боламыкка әйләнә.

