Файдалы киңәшләр
8 июль 2025, 10:11

Мунча барысы өчен дә файдалы түгел, ди

Кечкенәдән мунча кереп үскән авыл  кешеләре бу хакта белмәскә дә мөмкин...

Мунча керү сәламәтлек өчен хәвеф белән яный, ул организм өчен стресс тудыра, шуңа төрле хәвефләрне киметү максатында мунчага барганда алкогольдән читтә торырга кирәк. Югары кан басымыннан җәфаланучыларның, үпкә чирлеләрнең проблемалары булу ихтимал. Бу хакта кардиолог, Европа кардиологлар җәмгыяте, Америка йөрәк ассоциациясе әгъзасы Ярослав Ашихмин сөйләгән.

"Беренчедән, кеше әзерлекле булырга тиеш. Ягъни чыннан да минималь хәвефләр белән шактый озак эссе мунча  керүче кешеләр бар, ләкин моңа да алар еллар буе акрынлап киләләр һәм  тагын бер мөһим момент: ниндидер җитди йөрәк авырулары булмавын белергә кирәк”, – дигән  Ашихмин.

Мунчага барыр алдыннан хәтта бер бокал сыра да эчәргә ярамый, чөнки алай мунча керүнең файдасы бетә, дип саный табиб. Мунча керү шулай ук гипертония, түбән кан басымы,  үпкә авырулары булган кешеләрдә проблемалар тудырырга мөмкин.

"Мунчада салкын сулы тирән бассейн аеруча хәвеф тудыра, чөнки нәтиҗәләре бик җитди булырга мөмкин. Кайбер кешеләрнең кан тамырлары тонусын көйләү, йөрәк регуляциясе белән проблемалары бар, һәм әгәр алар бу суга кискен чумсалар, йөрәк туктап калырга мөмкин",  – дигән кардиолог,  шул ук вакытта салкын су  белән коенуның сәламәтлек өчен ул кадәр куркыныч  түгеллеген билгеләп.

Әгәр кеше беркайчан да мунча кермәгән икән, беренче сеанс күп дигәндә ике минут үтәргә тиеш, дип билгели табиб. Мунча яки саунаның әзерлекле кешеләрнең йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясавын күрсәтүче тикшеренүләр бар, дип өстәгән Ашихмин. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас