Тәҗрибәле бакчачыларга билгеле: яшелчә культуралары үсентеләре өчен әйбәт орлыклар – мул уңышның нигезе. Әмма орлыкларны дөрес сайлау – җиңел эш түгел. Сыйфатлы орлыкларны ничек дөрес сайларга һәм беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә?
"Орлыкларны ике катлы фольгадан ясалган капларда сатып алу яхшырак, чөнки алар дымнан һәм яктылыктан яхшырак саклана. Аларны срогы – ике ел, ә гадәти кәгазь пакетлардагы бөртекләрнең – бер ел, – дип аңлаткан “Башинформ”га үсемлекчелек, үсемлекләр селекциясе һәм биотехнологияләр кафедрасы доценты, Башкорт аграруниверситетының фәнни-консультация бакча үзәге администраторы Азат Вәлитов. – Төргәге дымланган товарны сатып алырга кирәкми".
Орлыклар өчен пакетның сыйфатын бәяләү мөһим: ул яхшы ябыштырылганмы, зарарланмаганмы, тексты ничек язылган, сурәте матур итеп ясалганмы. Изелгән савытта орлыкларны сатып алмаска кирәк. Иң яхшысы – тикшерелгән һәм ышанычлы җитештерүчеләрдән сатып алу: орлыкларны саклау шартларына аларның тишелеп чыгуы бәйле. Билгелеһәм ышанычлы җитештерүчеләр исемлегендә – Аэлита, Гавриш, Сибирский Сад, Марс, СеДек фирмалары.
Чыганак: bashinform.ru