+21 °С
Болытлы
Ана капиталы булып, йорт салырга җыенган гаиләләр өчен яхшы яңалак: хәзер ана капиталы акчасын өй сала башлаганда ук тулысынча кулланырга мөмкин.
Йорт төзелеше өчен ана капиталын тулысынча берьюлы куллану мөмкинлеге агымдагы елның 1 мартыннан үз көченә керә. Әлегә төзелеш өчен түләүләргә тәүдә яртысын гына алырга рөхсәт ителә. Ә икенче яртысын ярты елдан соң гына алып була. Анда да фундамент, стеналар һәм түбә әзер булган очракта гына бирелә.