Кирәк булачак ингридиентлар: 260 грамм чистартылган көнбагыш; 100 грамм арахис; 10 грамм көнбагыш мае; 10 миллилитр су; 70 грамм бал; 30 грамм шикәр кирәк.
Арахисны майсыз кайнар табада киптерергә. Суытырга һәм кабыгыннан чистартырга, ә аннары, чикләвекләр өстеннән уклау белән үтеп, яртылаш бүләргә.
Көнбагышларны да кайнар табада киптерергә кирәк. Суытмыйча, блендерда коры валчыкка кадәр вакларга.
Кечкенә кәстрүлдә бал, су, шикәр һәм көнбагыш мае кушарга. Утка куярга һәм, гел болгатып, кайнаганчы китерергә. Сүлпән утта 2-3 минут пешерергә.
Арахисны һәм көнбагыш валчыгын бергә кушарга, кайнар сироп салырга һәм яхшылап болгатырга.
Туры килгән форманы азык-төлек пленкасы белән тышларга эчке яктан, масса салырга. Тулысынча суынуын көтәргә һәм берничә сәгатькә суыткычка куярга.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.