Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 ноябрь , 07:00

Умартачының ноябрьдә нинди эшләре бар?

Умартачылар һәм журналистлар остазы, озак еллар Чакмагыш районының Умартачылар советын җитәкләгән Әгъдәл Низаевның "Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү" китабыннан ифрат файдалы киңәшләр белән уртаклашуны дәвам итәбез, дуслар!  

Умартачының ноябрьдә нинди эшләре бар?
Умартачының ноябрьдә нинди эшләре бар?

ЕЛ  МИЗГЕЛЛӘРЕ – УНБЕРЕНЧЕ АЙ

      НОЯБРЬ. Төнлә салкынчарак булгалый. Кайбер көннәрдә температура 0дән алып минус 1-2 градуска кадәр түбәнәю күзәтелә.  Кар да төшә башлый Кортлар йомгакка җыелды. Ләкин летоктан калай челтәрләр һаман алынмый. Калай белән тышланган капкачларга кар явып катмасын өчен, барысы өстенә дә такталардан махсус эшләнгән капкачлар яки калай  кую мотлак. Җитмәгәннәренә әйбәтләп шифер урнаштырсак була. Көзге яңгыр күпме генә явып капкачларның өстен  дымландырса да, аннан соң  кар төшеп  туңдырса да һич кенә дә куркыныч юк. Ышык урынга керткәндә карлы - бозлы такталарны берьяк читкә алып кына куясы. Аннан умарталарыңның капкачларыннан карлы бозны тазартасы да юк. Эшләрең шактый гына  җиңеләйде түгелмени? Омшаникка керткәндә карын себереп торасы юк хәзер. Капкач эче дә юешләнмәгән, тышта яңгыр белән кар алмашлап яуса да зыяны тимәгән.

 Бигрәк тә кар астында калачак умарталар турында хәстәрлек онытылмасын, һәвәскәр умартачыларыбыз.

 

Умартачының ноябрьдә нинди эшләре бар?
Умартачының ноябрьдә нинди эшләре бар?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: