Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
3 ноябрь , 18:20

Мичтә пешкән скумбрия

Ялларда тәмле ризыклар белән сыйланыйк әле!

Мичтә пешкән скумбрия
Мичтә пешкән скумбрия

1 скумбрия балыгы, 3-4 суган, 2-3 тырнак сарымсак, 1 лавр яфрагы, тоз, лимон согы, үзегез яраткан тәмләткечләр.

 

Суганны ярым боҗралап турарга, кайнар су белән пешекләргә, суын саркытырга. Пергамент өстенә җәяргә. Туралган сарымсак, вакланган лавр яфрагы өстәргә.

Балыкны сыртыннан ярырга, сөякләреннән арындырырга. Тоз, тәмләткечләр, азрак лимон согы тамызып, уып җибәрергә. Суган өстенә эчке ягы белән җәеп салырга. Кызган мичтә әзер булганчы, якынча 30 минут пешерергә.

Мичтә пешкән скумбрия
Мичтә пешкән скумбрия
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: