Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 октябрь , 14:59

«Өмет» табынында — «Патшаларча» салат

Кунаклар әлеге салатны, һичшиксез, ошатачак. Ә иң мөһиме, бу салат бик тиз ясала. Көтмәгәндә дуслар килеп керсә дә, табынга да ясарга мөмкин.  

«Өмет» табынында — «Патшаларча» салат
«Өмет» табынында — «Патшаларча» салат

4 порциягә кирәк булачак ингредиентлар:

Краб таякчыклары — 240 г

Каты сыр — 300 г

Тавык йомыркасы — 4 данә.

Сохарилар — 100 г

Сарымсак— 2-3 тешчә

Лимон (суты) — 0,5 данә.

Майонез тәме буенча

Краб таякчыкларын вак итеп турагыз. Тавык йомыркасын каты итеп пешерергә һәм шакмаклап  кисәргә. Сырны эре угычтан үткәрегез. Сарымсакны сарымсак үткәргечтә сытыгыз. Сохари, майонез һәм лимон суты салып салатны яхшылап болгатырга. Менә салатыбыз әзер, иптәшләр! Ашлар тәмле булсын.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: 1000.menu.

«Өмет» табынында — «Патшаларча» салат
«Өмет» табынында — «Патшаларча» салат
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: