Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 октябрь , 11:16

Грушалы шарлотка

Телне йотарлык тәмле була ул.

Грушалы шарлотка
Грушалы шарлотка

Кирәк:

3 груша;

3 йомырка;

170 г шикәр комы;

1 аш кашыгы бал; 

110 г он; чеметем тоз;

1/2 чәй кашыгы корица;

1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель).

Әзерләү: Грушаларның кабыгын әрчеп, зур булмаган кисәкләргә турыйбыз. Йомыркага шикәр комы өстәп, 5-7 минут күпертәбез. Аннары шушы массага бал өстибез дә янәдән болгатабыз. Иләнгән онга тоз, корица һәм камыр көпшәкләгеч салабыз. Онлы катнашманы йомырка белән кушабыз һәм барысын бергә яхшылап болгатабыз. Грушаларны өстәп янәдән туглыйбыз. Духовканы 180 градуска кадәр җылытабыз. Камырны майланган формага салабыз. Шарлотканы алтынсу төскә кергәнче, 40-45 минут пешерәбез.

Чыганак: "Рецепты Каждый День"

Грушалы шарлотка
Грушалы шарлотка
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: