Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
14 сентябрь , 11:39

Йөземле эремчек запеканкасы

Нык тәмле була, пешереп карагыз әле, дуслар.

Йөземле эремчек запеканкасы
Йөземле эремчек запеканкасы

Кирәк:

- Йомшак эремчек-600 г.

- Йомырка-3 данә

- Кукуруз крахмалы-50 г.

- Шикәр/балландыргыч - 50 г.

- Йөзем - 60 г.

-Ванилин - чеметем

Әзерләү тәртибе:

1. Йөземгә 5 минутка кайнар су салып торыгыз.

2. Блендер ярдәмендә эремчек, йомырка, крахмал, шикәр, ванилинны катнаштырасы.

3. Аннары йөзем өстәп, кашык белән болгатасы һәм массаны формага саласы.

4. Җылытылган мичтә 180 градус температурада якынча 50 минут пешерергә.

Чыганак: Рецепты Каждый День (Телеграм)

Йөземле эремчек запеканкасы
Йөземле эремчек запеканкасы
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: