Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 август , 06:40

Ташкабактан икра ясыйк

Тәмле булсын, дуслар!

Ташкабактан икра ясыйк
Ташкабактан икра ясыйк

Кирәк:

3 кг ташкабак

0,5 кг суган

250 г майонез 

250 г томат пастасы

2 аш кашыгы тоз

0,5 стакан шикәр комы

1 стакан сыек май

Әзерләү тәртибе: Ташкабакларны, суганнарны чистартып, турыйбыз. Икесен бергә иттарткыч аша чыгарабыз. Кәстрүлгә салып, 1 сәгать болгата-болгата пешерәбез. Аннары майонез, томат пастасы, тоз, шикәр комы, сыек май өстәп, тагын 1 сәгать пешерәбез. Стериль банкаларга тутырып, ябып куябыз. Салкын урында сакларга!

Фото: ru.pinterest.com

Ташкабактан икра ясыйк
Ташкабактан икра ясыйк
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: