-13 °С
Болытлы
Кышка яшел аджика:
Бер тотам укроп
Бер тотам петрушка
4 яшел баллы борыч
4 яшел ачы борыч
30 тырнак сарымсак
6 аш кашыгы шикәр комы
2 аш кашыгы тоз
6 аш кашыгы
9 процентлы аш серкәсе
100 г үсемлек мае.
Үлән белән яшелчәләрне иттарткычтан чыгарып, тоз, шикәр, май, серкәне кушасы. Яхшылап юылган кечкенә банкаларга тутырып, суыткычта саклыйсы. Кыш буе бозылмый тора. Тәмле булсын, дуслар!
Фото: botanichka.ru