Барлык яңалыклар

Су баса калса: Нәрсә эшләргә соң?

Республикага килгән антициклон, койма яңгырлар  халыкны хафага сала. Тик, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр  итүенчә, ситуация  контрольдә, игътибар үзәгендә тотыла. Шулай да, гади генә  түбәндәге киңәшләрне белеп тору зыян булмас.

Су баса калса: Нәрсә эшләргә соң?
Су баса калса: Нәрсә эшләргә соң?

Су басу куркынычы янаганда, кичекмәстән балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләргә, мөмкинлек булганда мөлкәтне һәм матди кыйммәтләрне саклап калырга тырышырга кирәк.

Суның торакка, йортларга, төзелешләргә якынаюы күзәтелгәндә, электрны алдан ук сүндерергә, базлардан, идән асларыннан азык-төлекне чыгарырга һәм эчә торган суны күбрәк әзерләп кую мәслихәт. Шулай ук маллар турында да алдан ук кайгыртырга – кош-кортны чормага урнаштырырга, эре терлекләрне су басмый торган урынга күчереп бәйләргә, этләрне бәйдән ычкындырырга онытмагыз.

Документлар хакында да истән чыгармаска – аларны полиэтилен пакетларга салып, ышанычлы урынга яшерегез. Әгәр инде су эчендә калсагыз, өстегездәге авыр киемнән һәм аяк киеменнән арыныгыз, теләсә нинди предметка тотынып, ярдәм көтеп, агым буенча йөзегез.

Иң мөһиме - теләсә нинди хәлдә дә куркып, каушап калмагыз. Гомерегезгә һәм сәламәтлегегезгә куркыныч яный калганда, кичекмәстән, МЧСның кайнар линиясенә шалтыратыгыз.

Су баса калса: Нәрсә эшләргә соң?
Су баса калса: Нәрсә эшләргә соң?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: