Барлык яңалыклар

Контейнердан ис килсә...

Ризык салып җылыта торган контейнерлар азык-төлек исен үзенә тиз сеңдерә. Аны хәтта юып та бетереп булмый. Бу очракта түбәндәге чаралар ярдәмгә килә.

Контейнердан ис килсә...
Контейнердан ис килсә...

1. Савыт эченә газета тутырып, капкач каплап, бер тәүлек буе тотыгыз.

2. Кофе шулай ук чит исне үзенә ала.

3. Савытның кырыйларын лимон телеме белән сөртеп, 10-15 минут көтегез, соңыннан җылымса су белән чайкагыз.

4. Чәй содасына азрак су тамызып, контейнерның эчен шуның белән сөртегез. Кибеп беткәч, су белән юыгыз.

5. Әгәр ис бик зәһәр булмаса, аны салкын су да җиңә ала. Моның өчен, савытка салкын су тутырып, төнгә калдырыгыз.

Чыганак: "Акчарлак"

Контейнердан ис килсә...
Контейнердан ис килсә...
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: