Барлык яңалыклар

Халык медицинасы: Умартачылыкның файдасы ифрат зур

Простатит, аденома һ.б. авырулар вакытында ашар алдыннан ½ сәгать алдан иртән, көндез һәм кич 30-40 тамчы прополислы спирт эчеп дәваланалар. Моннан тыш, һәр көнне йоклар алдыннан туры эчәккә прополисланган шәм куярга тәкъдим ителә.

Халык медицинасы: Умартачылыкның файдасы ифрат зур
Халык медицинасы: Умартачылыкның файдасы ифрат зур

Сидек чыгару юллары авыруы белән хәлсезләнгәндә көн саен 1-3 аш кашыгы кедр чикләвеген чәчкә балы белән кушып ашарга кирәк.
Энурез (йоклаганда сию) булганда бал белән сары мәтрүшкә төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Вакланган бер өлеш сары мәтрүшкәне 20 өлеш кайнаган суга салып, су мунчасында (өсте ябылган җылы сулы савытта) ½ сәгать җылыталар.
Сөзелгән һәм суытылган бу төнәтмәгә җитәрлек күләмдә, парга очкан өлешне тулыландыру максатында, кайнаган су өстиләр. Әзер сыекчага тәменә карап бал салалар. Ун яшьлек балаларга доза– көнгә ¼ стакан, өлкәннәргә ½ стаканга кадәр.
Нарат җиләгенең коры яфракларын (3 аш кашыгы кадәр) термоска салалар һәм ½ л. кайнаган суда пешерәләр.Аны 2 сәгать суыталар. Шуннан 2 аш кашыгы бал кушалар. Иртән, көндез һәм кич ашар алдыннан 20 минут алдан ½ стакан эчәләр.

Халык медицинасы: Умартачылыкның файдасы ифрат зур
Халык медицинасы: Умартачылыкның файдасы ифрат зур
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: