Барлык яңалыклар

Кыяр тозлар вакыт җитә

Популяр фуд-блогер Мәрьям Миңнегуловадан сыналган рецепт.

Кыяр тозлар вакыт җитә
Кыяр тозлар вакыт җитә

 Иң элек банкаларны парландырып чистартабыз. Төбенә укроп сабаклары салабыз, кыярларны юып тутырабыз. Кайнап торган су агызабыз. 15 минут тоткач, суны түгәбез.

Аерым савытта 4 литр суга ярты стакан тоз, 1 стакан шикәр комы (200 мл), 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе салып, тозлык ясыйбыз. Кыярлы банкаларга тәмләткечләр: түгәрәк кара борыч, хуш исле борыч, канәфер өстәгәч, тозлыкны салабыз да тимер капкач белән борып ябабыз. Банкаларның астын өскә әйләндереп, өстенә җылы әйбер ябабыз һәм, суынгач, саклауга алып куябыз.

Фото: chefmarket.ru

Кыяр тозлар вакыт җитә
Кыяр тозлар вакыт җитә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: