Барлык яңалыклар

«Дружная семейка» пешереп алыйк

Бу камыр ризыгын шулай ук кайсыбер якларда кабартма да диләр.

«Дружная семейка» пешереп алыйк
«Дружная семейка» пешереп алыйк

Кирәк булачак: 8 г коры чүпрә, 600 г он, 250 мл сөт, 4 йомырка сарысы, 100 г май, 2 пакет ванилин, 100 г шикәр комы, бер чеметем тоз.

Майлау өчен кирәк: 2 аш кашыгы сөт өсте, 1 йомырка сарысы.

Җылы сөткә чүпрә, 1–2 аш кашыгы шикәр комы, 1–2 аш кашыгы он салып, 15 минутка җылы урынга куябыз. Аннан соң сөткә калган шикәр комын, йомырка сарылары, эретелгән май, ванилин салып болгатабыз. Калган онны ашыкмыйча гына салып бетереп, кулга ябышмый башлаганчы йомшак камыр басабыз. Аннары камырны җылы караңгы урынга куеп тотабыз. Камыр кабаргач, кабартмалар ясыйбыз. Аларны майланган табага тезгәч, йомырка сарысы белән сөт өстен кушып болгатып, өсләрен майлыйбыз. Кабартмалар 200 градуслы мичтә 20–25 минут пешәчәк.

Эчлегенә шулай ук карамель яки кайнатма салу мөмкин.

Фото: ru.pinterest.com

 

«Дружная семейка» пешереп алыйк
«Дружная семейка» пешереп алыйк
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: