Ул әчерәк тәмле, сумаласыман карасу-яшел төстә. Кулга алсаң, җиңел ябышучан матдә. Аны озак вакыт тиешле шартларда сакламасаң, төсе үзгәрә. Кортлар ояның ачык урыннарын, леток яннарын (зур ачылган булса, тишекне прополис белән бәләкәйләтәләр) сылап кечерәйтәләр. Рамнар өстендәге чүпрәкне дә прополислыйлар.
Прополиста сумала, бәлзәм, эфир майлары, балавыз, чәчкә серкәсе бар. Умарталардагы бу матдә җәй көне әзерләнә. Аны рамнардан, чүпрәкләрдән кырып алып җыялар да, вак-вак кисәкләргә йомарлап, караңгы урыннарда саклыйлар.
Бу продуктның авыртуны басуы билгеле. Кайбер очракларда аны стоматологиядә дә еш куллана башладылар. Соңгы вакытта ветеринария хезмәткәрләре терлекләрдәге яраларны, шулай ук җәрәхәтләрне дәвалаганда кортлар кайтарып ясаган прополисны файдалана. Кешедәге зур булмаган яраларны төзәтүдә ярдәм итә.
Халык медицинасында прополис кушылган төнәтмәләрне төрле авыруларны дәвалаган чакта кулланалар һәм ул үзенең уңай тәэсире белән билгеле. Әмма аны кулланганда да, дәваланганда табиблар белән киңәшләшү кирәк.
Әгъдәл Низаевның «Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү» дигән китабыннан алынды. Фото: postila.ru