Барлык яңалыклар

Бала белән сәяхәт: нәрсәләр белергә кирәк?

Интернетта кайбер әниләр сабыйлары ике атналык вакытта ук алар белән самолетта очулары турында яза. Алай эшләү дөресме, гомумән, балалар белән сәяхәтне ничә яшьтән башлау яхшырак?

Бала белән сәяхәт: нәрсәләр белергә кирәк?
Бала белән сәяхәт: нәрсәләр белергә кирәк?

Бер яше тулмаган нәниләр белән чит илләргә баруны кичектереп торырга киңәш ителә. Балаларда климатка ияләшү җиде көн дәвам итә, моннан тыш алар төрле инфекцияләрне тиз йоктыра. Вакциналау мәсьәләсе соңгы елларда аеруча кискенгә әйләнде. Чөнки кайбер ата-аналар интернеттагы бернинди дәлилләр белән дә расланмаган, шулай ук таныш-белешләрдән ишеткән мәгълүматка таянып, прививкалардан баш тарта. Соңгы елларда корь, полиомиелит кебек авырулар таралуы да шуңа бәйле. Кайбер әниләр вакциналаудан нигә баш тартуын үзләре дә аңлата алмый, алар арасында хәтта прививкаларның нинди авырулардан саклавы турында белмәүчеләр дә бар. Күпләр полиомиелиттан иммунлаштыру узмый. Ә бит әлеге чир инсультка охшаш. Димәк, шундый ук хәвефле нәтиҗәләргә китерә.

Фото: artemida93.ru

Бала белән сәяхәт: нәрсәләр белергә кирәк?
Бала белән сәяхәт: нәрсәләр белергә кирәк?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: