Барлык яңалыклар

Фунчоза яратасызмы?

Хәзер кибетләрдә токмач, макароннарның ниндиләре генә юк. Теләге булган кеше дөге, карабодай, кукуруз оныннан ясалганын да таба ала. Аларның һәркайсының үз атамасы бар.

Фунчоза яратасызмы?
Фунчоза яратасызмы?

Соба — көрән-соры төстәге озын, калын карабодай токмачы. Кайчак яшел чәй дә кушалар, анысы яшькелт төскә керә. Собаны табынга соус белән чыгаралар, ашка салырга да ярый. Ул яшелчәләр белән тәмле. Фунчоза — үтә күренмәле токмач. Аны дөге һәм кузаклылар крахмалыннан ясыйлар. Составында глютен юк, шуңа аллергиядән тилмерүчеләргә дә яхшы, ул бодай токмачыннан файдалырак. Фунчоза ике минутта пешә. Аны салатларга кушалар. Сомен — озын, бик нечкә чәчсыман токмач. Шулай ук бодай оныннан әзерләнә. Соменны кайнап торган суга салалар, 3 минуттан әзер була. Салатларга кушарга, соус белән чыгарырга мөмкин. Шулай ук Арари, Удон дигән токмач төрләрен дә очратырга була.

Фото: mykaleidoscope.ru

Юлай Низаев әзерләде.

Фунчоза яратасызмы?
Фунчоза яратасызмы?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: