ОРЛЫК ЧӘЧКӘНДӘ, ҮСЕНТЕЛӘР УТЫРТКАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

Игә (утырта, чәчә) башлаганда «Әгъүүҙү-бисмиЛләәһ» әйтелер һәм түбәндәге дога укылыр:

ОРЛЫК ЧӘЧКӘНДӘ, ҮСЕНТЕЛӘР УТЫРТКАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГАОРЛЫК ЧӘЧКӘНДӘ, ҮСЕНТЕЛӘР УТЫРТКАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА
ОРЛЫК ЧӘЧКӘНДӘ, ҮСЕНТЕЛӘР УТЫРТКАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

 أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَـٰنِ ٱلرَّحِيمِ أَفَرَأَيْتُمْ مَا تَحْرُثُونَ [56:63-64] أَأَنْتُمْ تَزْرَعُونَهُ أَمْ نَحْنُ الزَّارِعُونَ اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ وَارْزُقْنَا ثَمَرَهُ وَاجْعَلْنَا لِأَنْعُمِكَ مِنَ الشَّاكِرِينَ وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ

УКЫЛЫШЫ:  Әгъүүҙү би-Лләәһи минә-ш-шәйтъаани- р-раҗиииим  Бисми-Лләәһи-р-Рахмәәни-р-Рахиииим  Әфәра-әйтүм-мәә тәхруҫүүүүн. Ә-әннтүм тәзрагъүүнәһүү ән-нәхнү-з-зәәригъүүүүн] («Әл-Вакыйга Вакыйга» сүрәсе, 63-64-нче аятьләр).  Әллааһүммә съалли гъәләә сәййидинәә Мүхәммәдиү-үә гъәләә әәлиһи үә съахбиһии әҗемәгъиин. Үәрзүкъ(о)нәә ҫәмәраһүү Үә-җегъәлнәә ли-әнгъүмикә минә-ш-шәәкириин. Үә ләә хәүлә үә ләә къуввәтә илләә би-Лләәһи-л-гъәлиййи-л-гъәзъыййййм МӘГЪНӘСЕ: «Таш атып куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенам». «Дөньяда һәркемгә Шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә Рәхимле Аллаһ исеме белән». Орлыклары иккән нәрсәләрегезне күрдегезме? Аны сез үстерәсезме, әллә аны үстерүче Безме?» («Әл-Вакыйга / Вакыйга» сүрәсе, 63-64-нче аятьләр) Аллаһым! Мөхәммәд (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) һәм аның әһле-әсхәбенә салават-сәламнәрең булсын. Безне иккәннәребезнең җимеше белән ризыкландыр һәм безне нигъмәтләреңә шөкер иткән колларыңнан әйлә, йә Рабби! Синнән башка һич көч һәм куәт иясе юк!»

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас