Динебез – Ислам
24 Апреля , 06:18

Мөселманнарга өйдә эт асрарга ярыймы?

Шәһәрләрдә мондый күренеш еш таралган. 

Мөселманнарга өйдә эт асрарга ярыймы?Мөселманнарга өйдә эт асрарга ярыймы?
Мөселманнарга өйдә эт асрарга ярыймы?

ӨЙЛӘРЕБЕЗДӘ ҮЗЕБЕЗ БЕЛӘН ЭТ ЯКИ ПЕСИ ТОТАРГА ЯРЫЙМЫ? Бу сорауга Биккол авылы мәчетеннән Рөстәм хәзрәт Гәрәев җавап бирә.

– Үзебез яшәгән өй эчендә ЭТ АСРАУНЫ динебез рөхсәт итми, чөнки аның йоны һәм селәгәе Ислам буенче нәҗес булып санала.

Эт селәгәе намаз уку урынына, киемнәргә тигән очракта, бу урында намаз уку, әлеге киемнәр белән намаз уку гыйбадәт кылу дөрес булмый.

Расүлебез Мөхәммәд сәләллаһи гәләйһи вә сәлләм: «Эт булган йортка Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт фәрештәләре кермәс», - дип әйткән. Әмма, бу этләрне асрау гомумән тыелган гамәл дигән сүз түгел, билгеле.

Этләрне сарайда, ишек алдында, Йортыңны, малларыңны саклау өчен тоту, асрауда бернинди дә начарлык юк...

Өйләрендә ПЕСИ тотарга теләүчеләрнең эшләре җиңелрәк: әлеге хайваннарны бернинди тыюларсыз өйеңдә дә, абзарда да асрарга мөмкин. Сез ӨЕГЕЗДӘ нинди хайваннар асрыйсыз?

Безнең МАХ каналга кереп тавыш бирегез: https://max.ru/ometufa

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас