Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
20 март , 22:02

Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Бүген бар мөселман дөньясы ай буе ураза тотканнан, игелекле гамәл-гыйбадәтләр кылганнан соң иң олуг һәм мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсен – Ураза гаетен билгели.

Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Бүген бар мөселман дөньясы ай буе ураза тотканнан, игелекле гамәл-гыйбадәтләр кылганнан соң иң олуг һәм мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсен – Ураза гаетен билгели. Шушы уңайдан Чакмагыш районы мәчетләрендә дә гает намазы, вәгазьләр укылды. Җирлегебезнең үзәк гыйбадәт йорты булган "Әдһәм-Бикә" мәчетенә бәйрәм иртәсендә якташлар күпләп җыелды. Алар арасында яшьләрнең дә байтак булуы аеруча сөенечле. Бәйрәм Коръән аятьләре белән башланды. Артабан гаеткә килүче дин кардәшләребез әлеге мәчетнең имам-хатыйбы, районның имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Дилшод Шәрип улы Касыймходжаев җитәкчелегендә бәйрәм намазын укыды, ул сөйләгән вәгазь-хөтбәне тыңлады. Мәчеткә җыелучыларны якты бәйрәм белән котлап, Чакмагыг авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит ула Хәсәнов гаиләләргә, илләребезгә иминлек теләде, изге теләкләр җиткерде. Мәчетнең аксакалы сөйләгән вәгазь һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булды. Барлык райондашларыбызны шушы олуг бәйрәм белән котлап, Аллаһ Раббыбыз изге эш-гамәлләребезне кабул кылсын, теләгән теләкләребез тормышка ашсын иде дибез. Илләребез имин, күкләребез тыныч, аяз булсын!

Автор фотолары

Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас