ӨЧ ТӨРЛЕ МӨНӘСӘБӘТНЕ ДӘВАМ ИТТЕРЕП ТУКТАТМАГЫЗ:
1) Туганнар белән
2) Күршеләр белән
3) Дуслар белән ӨЧ ТӨРЛЕ СЫЙФАТНЫ ҮЗЕГЕЗДӘ ДАИМИ БУЛУЫН КАЙГЫРТЫГЫЗ:
1) Сабырлык
2) Гафу итә белү
3) Рәхмәтле булу ӨЧ НӘРСӘНЕҢ ЧИСТАЛЫГЫН САКЛАРГА ТЫРЫШЫГЫЗ:
1) Йөрәкнең
2) Киемнең
3) Фикерләрнең ӨЧ УҢАЙ ГАДӘТКӘ НЫК ТОТЫНЫГЫЗ:
1) Елмаю 2) Садака бирү (мохтаҗларга булышу) 3) Шат күңеллелек (оптимизм) ӨЧ НӘРСӘ ТУРЫНДА ГЕЛ УЙЛАГЫЗ:
1) Мәңгелек тормыш турында 2) Аллаһның рәхимлелеге турында 3) Кылган гамәлләр нәтиҗәсе турында
ӨЧ ТӨРЛЕ ГӨНАҺТАН ЧИТЛӘШЕГЕЗ: 1) Гайбәттән 2) Тәкәбберлектән 3) Ялкаулыктан ӨЧ ТӨРЛЕ НӘРСӘГӘ ИЯ БУЛЫГЫЗ:
1) Максатчанлык (куелган максатка ныклап омтылу) 2) Һөнәрчелек (нинди дә булса һөнәрне бик яхшы үзләштерү) 3)Үз-үзеңне тәртиптә тота белү (самодисциплина)
ӨЧ ТӨРЛЕ НӘРСӘДӘН АРЫНЫГЫЗ:
1) Көнчелек 2) Ачу кабарып кызып китү 3) Ялган Ришат хәзрәт Курамшин.