Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
26 ноябрь 2025, 09:50

Иманыбыз ни хәлдә?

Чакмагыш районының “Мостафа” мәчетендә район  имамнары чираттагы утырышка җыелды.

Иманыбыз ни хәлдә?
Иманыбыз ни хәлдә?

Районның дин әһелләренең үзара җыелып, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшүе матур бер гадәткә әйләнде.

Бу юлы мондый чара район үзәгенең “Мостафа” мәчетендә үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов, “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дильшод хәзрәт Касыймходжаев, “Мостафа” мәчете имам-хатыйбы Әхәт хәзрәт Шәйхетдинов, авыл имамнары катнашты. Тулырак: гәзитебезнең алдагы саннарында укырга мөмкин.

Җыелыш һәрвакыттагыча изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Көн тәртибендә эшчәнлек планы нигезендә “Мостафа” мәчетендә башкарылган эшләр, булган мәсьәләләрен, проблемаларын, тәкъдимнәрен карау, мәхәллә документларын әзерләү һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.
Район җитәкчесе  имамнарга шушы көннәрдә районыбыз юбилее үткәрелү турында сөйләп үтте, бүгенге көндә илебез мәнфәгатьләре сагында торучы яугир якташларыбызга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. Бу юнәлештә имамнар үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. «Район үзәгендә хәзер өч мәчет эшчәнлек алып бара. Дини эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен, чыннан да, мондый җыелышлар олы әһәмияткә ия. Аларның максаты очрашып дин эшләре турында сөйләшү генә түгел, вәгазьләнү, гыйлем алу, борчыган мәсьәләләрне уртага салып киңәшләшү өчен дә бик мөһим”, – диде Реканс Фәнил улы Ямалеев, киләсе йомгаклау җыелышның “Әдһам-Бикә” мәчетендә узачагын белдереп.

“Мостафа” мәчете ачылуга октябрь аенда 3 ел булды. Шушы вакыт эчендә башкарылган эшләр бихисап җыела, аларны санап бетерерлек түгел. Мәхәллә вәкилләре, иганәчеләр белән бик күп планнар тормышка ашырылды. Мәчетебездә җомга намазлары, исем туйлары, никах һәм башка чаралар үтеп тора. Быел да гошер сәдакасын җыю оештырылды. Гошер – ислам динендәге хәер-сәдакаларның аерым бер төре. Аның чикләрендә мөселманнар шушы сезонда җыеп алынган уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыра. Гошер – Аллаһ Раббыбызга биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт билгесе. Без ислам диненең биш нигезе турында беләбез. Алар – иман, намаз, ураза, зәкәт һәм хаҗ. Гошер сәдакасы – исә зәкәтнең бер өлеше. Быел да районыбыз авылларында һәм үзәгендә яшәүче якташларыбызның күпчелегенең шушы изгелекле гамәлдә катнашуы сөендерә. Мәчетләргә китерелгән ярдәм Уфадагы Русия Ислам университетына илтеп тапшырылды. Аллаһ Тәгалә сезнең барлык изге гамәлләрегезне дә кабул итеп арттырсын, сезнең барыгызга да иминлек, Раббыбызның хәер-рәхимен һәм фатихасын телибез”, – диде Әхәт хәзрәт Шәйхетдинов.
Чара ахырында сорауларга тулы җаваплар бирелде. Имамнар Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәновка “Мостафа” мәчете территориясендә паркны  төзекләндерүгә кагылышлы турында сораулар бирделәр.

Чара ахырында Дильшод хәзрәт Касыймходжаев имамнарга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Автор фотолары.

Иманыбыз ни хәлдә?
Иманыбыз ни хәлдә?
Иманыбыз ни хәлдә?
Иманыбыз ни хәлдә?
Иманыбыз ни хәлдә?
Иманыбыз ни хәлдә?
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас