Анда Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил Исәнбирдин, үзәк “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев, район имамнары катнашты. Утырышны Дилшод Касыймходжаев ачты һәм алып барды. Анда район мәчетләре эшчәнлегенә һәм халыкка хезмәт итү тәртипләренә кагылышлы күп төрле мәсьәләләр каралды, фикер алышынды.
Көн тәртибендә эшләр планы нигезендә Иске Ихсан мәчетендә башкарылган эшләр, булган мәсьәләләрен, проблемаларын, тәкъдимнәрен карау, мәхәллә документларын рәсмиләштерү һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.
Җыелышта имамнар гошер сәдакасын җыю эшчәнлеге буенча хисап тоттылар.
Гошер – ислам динендәге хәер-сәдакаларның аерым бер төре. Аның чикләрендә мөселманнар шушы сезонда җыеп алынган уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыра. Гошер – Аллаһ Раббыбызга биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт билгесе. Без ислам диненең биш нигезе турында беләбез. Алар – иман, намаз, ураза, зәкәт һәм хаҗ. Гошер сәдакасы исә зәкәтнең бер өлеше.
Быел да районыбыз авылларында һәм үзәгендә яшәүче якташларыбызның күпчелеге шушы изгелекле гамәлдә катнашуы сөендерә. “10 “Газ” машинасы тулы җыеп илттек быел. Тимергали хәзрәт җыйган кебек, аерым илтүчеләр дә бар”, – диде Дилшод хәзрәт.
Мәчетләргә китерелгән бөтен туплаган әйберләр бүленеп, Уфадагы Русия Ислам университеты, Октябрьский шәһәрендәге “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсендә белем алган шәкертләргә, шулай ук Рәҗәптәге өлкәннәр йортына һәм Чакмагыштагы социаль приютка тапшырылган.
Моннан тыш, әлеге тупланмадан мохтаҗлыкта яшәгән гаиләләргә дә өлеш чыгарылып, аларга да таратыла.” Аллаһы Тәгалә сезнең барлык изге гамәлләрегезне дә кабул итеп арттырсын, барыгызга да иминлек, Раббыбызның хәер-рәхимен һәм фатихасын телибез!” – диде имам Рамил Исәнбирдин.
Чара ахырында сорауларга тулы җаваплар кайтарылды. Районда дини эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен, чыннан да, мондый җыелышлар олы әһәмияткә ия. Аларның максаты – очрашып дин эшләре турында сөйләшү генә түгел, вәгазьләнү, гыйлем алу, борчыган мәсьәләләрне уртага салып киңәшләшү өчен дә бик мөһим.