Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
21 сентябрь , 20:21

Чакмагышның "Мостафа" мәчетендә изге мәҗлес: Районда Мәүлид кичәләре күп үтә

Бүген Чакмагышның «Мостафа» Аллаһ йортында Мәүлид кичәсе зурлап үткәрелде. Изгелекле ниятләр белән оештырылган мәҗлесне иман йортының имам-хатыйбы Әхәт хәзрәт Шәйхетдинов алып барды, аңа кушылып салаватлар, зикерләр әйттек.

Чакмагышның "Мостафа" мәчетендә изге мәҗлес: Районда Мәүлид кичәләре күп үтә
Чакмагышның "Мостафа" мәчетендә изге мәҗлес: Районда Мәүлид кичәләре күп үтә

"Мостафа" исеме бу Аллаһ йортына юкка гына бирелмәгән. Мәчетне изге күңелле, абруйлы райондашыбыз Илдус ШӘРИПОВ төзетте. Үзенең бабасының исемен мәңгеләштереп, иман йортына "Мостафа" исемен бирде, аны бабасының рухына багышлады.

Бүгенге мәҗлескә район имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт КАСЫЙМХОДЖАЕВНЫҢ да килүе чарага ямь өстенә ямь өстәде.

— Мәүлид кичәсе — олуг, изге һәм матур бәйрәм. Бу бәйрәм мәҗлесен вәгазьләр сөйләп, мөнәҗәтләр яңгыратып, салаватлар һәм зикерләр әйтеп үткәрәбез. Менә хәзер тәмле пылаулар белән сыйланабыз, чәйләр эчәбез, — бәян итте Әхәт хәзрәт ШӘЙХЕТДИНОВ "Өмет"кә.

Әйткәндәй, Чакмагыш районы җирлегендә Мәүлид кичәләре ифрат күп үтә икән. Иң башта Тозлыкушта башланып китсә, арытаба инде Рапат һәм Яңа Балтач авылларында да үтеп өлгергән. Ә Югары Аташта 26 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла икән.

— Мәчетебез дин кардәшләребезгә хезмәт итә башлаганга 23 октябрьдә 2 ел булачак. Әле яңа гына тәһарәтханә төзелде мәчет ихатасында. Аллаһка шөкер, иман йортыбыздан мөселманнар өзелгәне юк, киләләр, гыйбадәт кылалар, намазлар укыйлар. Халык тагы да күбрәк йөрсен иде, мәчеткә балаларыгызны да алып килегез, оныклар белән бергәләп килегез. Саваплары булыр үзегезгә! Гаилә белән мәчеткә килү — аеруча сөенечле вакыйга! Монда бит халык әкият тыңламый, изгелеккә өйрәнә, — дип өстәде Әхәт хәзрәт.

Мәчетнең эчке өлеше дә, тышкы кыяфәте кебек үк бик күркәм һәм матур. Иң мөһиме – биредә барлык уңайлыклар да тудырылган. Аны төзү һәм иман йорты территориясен төзекләндерү буенча барлык тәкъдимнәр дә исәпкә алынган.

— Мәчетнең ишекләре ябылып торганы юк. Бик матур итеп эшли. Без биредә дежур да торабыз. Иман йорты ошый, хәзрәтләребез дә бик әйбәт кешеләр. Бүгенге мәҗлестә районның төрле авылларыннан да дин әһелләре катнаша. Гомумән, Чакмагышта мәчетләр арасында хезмәттәшлек бар, дин кардәшләребез дус-тату яши, — ди матбугат ветераны Рәзифә СӘХАПОВА.

Изге мәүлид мәҗ­лесләрендә мөселманнар үзләренең шатлыкларын белдерәләр, Пәйгамбәргә салават әйтәләр һәм сәламнәрен җиткерәләр, чөнки сөекле Пәйгамбәребезнең бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге.

«Әхзаб» сүрәсендә: «Аллаһ Үзе вә фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр, әй мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам җиткерегез», – диелә.

Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү Раббыбыз һәм аның рәсүленә карата ихласлылыгыбызны күрсәтә, иманыбызны ныгыта.

Әлһәмдүлилләһ, «Мостафа»дагы кичәбез бик бәрәкәтле булды, халык изге аштан кәнәгать булып таралды. "Телне йотарлык" пылауны остабикә Рәйсә Таҗетдинова пешергән. Белсәгез, аның тәмлелеген, менә ичмасам пылау! Шундый ямьле мәҗлес өчен Әхәт хәзрәткә һәм Нурия абыстайга ихлас рәхмәт!

 

Юлай НИЗАЕВ. Автор фотосурәтләре.

Чакмагышның "Мостафа" мәчетендә изге мәҗлес: Районда Мәүлид кичәләре күп үтә
Чакмагышның "Мостафа" мәчетендә изге мәҗлес: Районда Мәүлид кичәләре күп үтә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: